Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа табиблык амбулаториясе кабинетларының эчке бизәлеше бара

2022 елның 22 июле, җомга

Лениногорск РҮХнең Иске Куак табиблык амбулаториясендә төзелгән бинаның эчке бизәлеше белән шөгыльләнәләр. Яңа медицина объекты авылда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелә.

Хәзерге вакытта эшчеләр вентиляция системасын урнаштыру белән шөгыльләнәләр һәм бинаның тышлануын төгәллиләр. Барлык буяу, төзелеш эшләрен башкарганнан соң, кирәкле җиһазлар сатып алыначак. Эшләрне август башына тәмамларга планлаштыралар.

Иске амбулатория бер катлы кирпеч бинада урнашкан. Төзелеш эшләре вакытында амбулаториядә пациентларны кабул итүне туктатмады.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы илдә һәм Татарстанда 2021 елның гыйнварыннан тормышка ашырыла. Бу юнәлештә эш РФ Президенты кушуы буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International