Апас РҮХнең Чүри-Бураш фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Бүгенге көндә объектта бинаның каркасын, сэндвич-панельләрдән диварларны төзү эшләре башкарылган, түбәне ябу тәмамланган, пластик тәрәзәләр куелган һәм бизәү эшләренә керешкәннәр. Параллель рәвештә тирә-юнь территория дә төзекләндерелә. Подрядчылар барлык эшләрне дә билгеләнгән срокларда башкарырга вәгъдә итәләр.