Әлмәт үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең рентген бүлегенә «Сәламәтлек саклау» милли проектының «РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча цифрлы рентген диагностика комплексы куелды.
Комплекс 2010 елда алынган аналогик рентген аппараты урынына куелган һәм ике эш урынына исәпләнгән. Анда цифрлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгенаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк.
«Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2021 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла, 2022 елның гыйнварыннан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән.