«Мамадыш РҮХ» ДАССУда цифрлы маммограф эшли. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча сырхауханәгә кайтарылды.
Әлеге проектның максаты - беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларының халык өчен оптималь үтемлелеген тәэмин итү.
Шулай ук бу программа буенча быел маммографлар Актаныш, Әлмәт, Буа, Кукмара, Тәтеш, Нурлат хастаханәләренә һәм Түбән Кама күп профильле хастаханәгә кайтачак.