"Беренче чиратта үз сәламәтлегегез турында уйлагыз!": ни өчен алкогольдән баш тартырга кирәк

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Алабуга РҮХнең табиб-психиатр-наркологы Вячеслав Голубев даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде һәм начар гадәттән ничек арынырга дигән киңәшләр бирде.

Вячеслав Сергеевич искәртеп үткәнчә, алкоголь психоактив матдәләр төркеменә керә, аларны кулланганда бәйлелек барлыкка килә. Өстәвенә, хатын-кызларда ул ир-атларга караганда тизрәк барлыкка килә, дип билгеләп үтте табиб-психиатр.

Ике төр бәйлелек бар: психологик һәм физик. Психологик яктан хас булганча, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланганда тагын эчү теләге барлыкка килә. Бераздан физик бәйлелек дә формалаша.

"Нинди генә"сыйфатлы" алкоголь булса да - ул агу, токсик матдә, ул бөтен организм эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Баш мие, йөрәк, ашказаны асты бизе, бавыр зыян күрә", - ди эксперт. Сырадан да бәйлелек була, диде табиб.

"Мин һәрвакыт әйтәм: беренче чиратта үз сәламәтлегегез турында уйлагыз!", - диде Вячеслав Голубев.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International