Гөмбә белән агулану сезоны ачылды. Быел инде 4 түбәнкамалы гөмбә белән агуланганнан соң, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең терапия бүлегендә дәваланды.
Терапия бүлеге мөдире, ТР атказанган табибы Светлана Особливая тәҗрибәле гөмбәчеләр дә агулана алуы, һәм дөрес әзерләнмәгән яки җыелган гөмбәләр кешене хастаханә койкасына илтә алуы турында сөйләде.
«Гөмбәләр - ул аксым һәм углеводларга бай продукт. Аларда В группасы витаминнары, микроэлементлар, шул исәптән цинк һәм бакыр бар. Бу матдәләр шактый яхшы үзләштерелә, шулай ук ашкайнату өчен яхшы. Тик сезон башлану белән бездә, һәрвакыттагыча, гөмбәләр белән агуланучы пациентлар пәйда була. Гөмбәләр агулы һәм агулы булмаганнарга аерылуын һәркем белсә дә, хәтта тәҗрибәле гөмбәчеләр дә безне, табибларны, үз экспериментлары белән шаккатыра. Нәтиҗәдә алар реанимациягә эләгә.
Ашый торган гөмбәләргә килгәндә, алар белән агулану сирәгрәк очрый. Кагыйдә буларак, мондый агулану - гөмбәләрне дөрес әзерләмәү яки саклау нәтиҗәсе. Кайчагында кешеләр гөмбәне юл буенда, пычрак зоналарда җыя. Һәм, әлбәттә, әгәр дә без мондый продуктны ашасак, гастроэнтерит билгеләрен - күңел болгану, косу, эч китү һәм корсакта кискен авырту сизә алабыз.
Авыр клиник картинаны агулы гөмбәләр белән агулану тәэмин итә. Мондый агулану йә мускаринсыман, йә атропинсыман матдәләр тәэсирендә була. Бу матдәләр нерв системасына һәм бавырга йогынты ясый. Нерв системасына йогынты пациентның галлюцинацияләре һәм көзән җыеруда чагыла, хәтта ул кома хәлендә булырга мөмкин. Агулануның беренче билгеләрен 30 минуттан яки 2 сәгатьтән соң күзәтеп була. Селәгәй агу, хәлсезлек барлыкка килә, эч китү, күңел болгану, күп тапкырлар косу булырга мөмкин. Организм агудан арынырга омтыла, тик матдә канга тиз сеңеп бетә.
Әйтик, ак томык гөмбәсе шунда ук бавырны зарарлый, бавыр күзәнәкләрен үтерә һәм бөерләрне зарарлый торган реакцияләр башлана. Бу гөмбәнең чирегеннән дә үләргә була.
Төп киңәш - төгәл белгән һәм экологик чиста зоналарда гөмбәләрне генә җыярга була», - дип нәтиҗә ясады С.Особливая.