«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшен дәвам итә: беренчел медицина ярдәме Россиянең барлык гражданнарына, шул исәптән ерак һәм халык аз булган районнарда да ачык.
Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы белгечләре бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, кан тамырлары хирургы бар.
Соңгы ярты елда мобиль комплекста 2768 пациент карап тикшерелде, шуларның 1866сы эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк пациент.
631 пациентка өстәмә тикшерү тәкъдим ителде. Аларның 423 пациентына яшәү урыны буенча үзәк район хастаханәләре базасында өстәмә тикшерү узарга тәкъдим ителде, ә 208 пациент өстәмә тикшерү өчен Казанның 7нче номерлы хастаханә, Республика клиник онкология хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, РЦЭП медицина оешмаларына җибәрелде.
265 пациентка мобиль комплекс белгечләре-табиблар стационар дәвалануны узарга тәкъдим итте. Алар арасында 48 пациентка район хастаханәсе шартларында стационар дәвалануны узарга киңәш иттеләр, ә 217 пациент Казанның медицина оешмаларына - 7нче номерлы ШКХ, РКОХнә җибәрелде.
Мобиль комплекс белгечләре 7нче номерлы ШКХ җирлегендә 68 пациентка өстәмә тикшерү узарга тәкъдим иттеләр.
202 пациентка 7нче номерлы ШКХ бүлекләрендә стационар дәвалануны узарга тәкъдим ителде.
Стационар дәвалануны 89 пациент алды, шулардан 83 пациент кардиология бүлекләрендә, 4 пациент неврология бүлегендә, 2 пациент урология бүлегендә.
Республика районнарында эш дәвам итә. Бүгенге көндә мобиль комплекс Биектау районында эшли, алда – Арча һәм Яшел Үзән.