Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» милли проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча өч «Лада Ларгус» автомобиле сатып алынган.
Яңа машиналар тузуы 100 процент тәшкил иске автопаркка алмашка алынган.
Машиналар пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен китереп җиткерү, тикшеренүләр өчен дару препаратларын һәм биологик материалларны ташу, шул исәптән Казанга да китерү өчен билгеләнгән.
« Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Лидия Владимир кызы Исмәгыйлова: «Көн саен һәр машина 30га кадәр чакыруга хезмәт күрсәтә. Яңа автомобильләр тиз арада чакыруларга барырга, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатынкүтәрергә, медицина хезмәтләренең үтемлелеген яхшыртырга ярдәм итә һәм табиблар эшен җиңеләйтә. Медучреждениегә 40 мең бала һәм 3 мең авыл кешесе беркетелгән. Машиналар авыл җирлегенә чыгу өчен дә туры килә».
Медицина учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 2025 елга дәвам итәчәк.
Программага район үзәк хастаханәләре һәм шәһәр поликлиникалары кертелгән.