Алексеевск районының Красный Баран авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты монтажланган. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла.
Бүгенге көндә төзүчеләр бинаның каркасын күтәрделәр, түбәсен капладылар, барлык кирәкле коммуникацияләрне, инженерлык челтәрләрен үткәрделәр.
Авылда 246 кеше яши. Якын арада алар яхшыртылган шартларда медицина ярдәме ала алачак. Биредә беренчел ярдәм күрсәтү өчен заманча җиһазлар булачак. Учреждение интернет челтеренә тоташтырылашачак, интернет район, республика хастаханәсе белгечләре белән тиз арада элемтәгә керү, телемедицина консультациясе алу мөмкинлеге бирә.