«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ «Глаукоманы лазерлы хирургик дәвалау технологиясе» хезмәтен «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабында республиканы тәкъдим итәчәк. Ул — «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасының региональ этабы - «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре -2022» республика конкурсы лауреаты.