Зәй район үзәк хастаханәнең хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт тәмамланды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Зәй хастаханәсендә өченче корпуста – хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барылды.

Барлык ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Хәзер заманча, уңайлы процедура кабинеты, карау, операция алды блогы һ. б. бар.

Хәзер медучреждение өчен медицина җиһазлары сатып алу буенча оештыру чаралары бара.

Медучреждениеләр 50 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International