Бүген Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Татарстанның әйдәүче ортопед-травматологлары өчен видео-трансляция белән мастер-класс узды. Аның төп бурычы – хирургларны тез буыны эндопротезларының ассортименты белән таныштыру.
Югары технологияле медицина ярдәме төре буенча күрсәтмә операцияләрне ТР ССМ баш штаттан тыш травматолог - ортопеды, 16нчы ШКХ баш табибы Беляков В. Г., РКХнең 1нче номерлы ортопедия бүлегенең табиблары, эре буыннарны эндопротезлау төркемнәренең җитәкчеләре Гыйльметдинов И. Ш. һәм Заһидуллин М. В., «Татнефть» (Әлмәт ш.) медсанчастенең травматология бүлеге мөдире Байрамов И. Т., 16нчы номерлы ШКХнең травматолог-ортопеды Безотосный В.В. үткәрде.
Шулай ук программада тез буынын имплантацияләү буенча сөякләрдә Workshop үткәрелде.