Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен депрессияне профилактикалауга багышланган лекция узды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

21 июльдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводында лекция оештырды. «Депрессия һәм аннан чыгу юллары» темасы белән предприятие хезмәткәрләренә Үзәкнең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.

Стресс хәлләренең депрессиягә күчүгә юл куймау өчен, табиб-психотерапевт көн режимын үтәү, туклану режимын үзгәртү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту буенча киңәшләр бирде. Шулай ук табиб тыңлаучыларга яраткан шөгыльләре белән шөгыльләнергә, һәм, стрессны кисәтү, буш вакытларын якыннары һәм күңелле кешеләр белән уңайлы атмосферада үткәрергә киңәш итте.

Чараның практик өлеше игътибарны яхшыртуга һәм үзләрен тискәре фикерләрдән читләштерүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International