Татарстан Республикасында санитар авиациянең консультатив-күчмә хезмәтләре актив эшли. Санитар авиация республиканың иң ерак почмакларыннан пациентларны региональ медицина үзәкләренә эвакуацияләүне, шулай ук пациентны эвакуацияләү мөмкин булмаса, урынга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен табиблар килүне тәэмин итә.
Бүген Республика клиник хастаханәсе диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге табибы м.ф.к. Бородин Михаил Анатольевич, Азнакай хастаханәсе хирурглары белән бергә бавыр абсцессына бәйле оператив тыкшынуны үткәрделәр.
