Биектау районында Дачный бистәсендә Учхоз ФАПы ачылуга әзерләнә

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Республиканың Биектау районының Дачный бистәсендә модульле ФАП төзелә. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бара.

Хәзерге вакытта медицина учреждениесен электр челтәрләренә тоташтыру һәм су белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. 30 августта ачарга ниятләгән яңа медпунктка барлык кирәкле медицина җиһазлары кайтарылды. Объектның әзерлеге - 95 процент.

Яңа медпунктның мәйданы - 63,2 кв. м. «Биектау РҮХ» ДАССУ фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән 790 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International