Яшел Үзән районы Олы Ходяш авылы фельдшер-акушерлык пунктына җиһазлар кайтарылды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Объектны монтажлау июнь аенда башланды. Хәзерге вакытта эчке бизәкләү эшләре алып барыла, коммуникацияләр ясала, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Кирәкле медицина җиһазлары кайтарылды.

ФАПның мөдире - фельдшер Зөһрә Гыйниятова. Олы Ходяшево ФАПына Олы Ходяш, Кече Ходяш, Ходяш, Луговой һәм Бритвин авыллары беркетелгән – барлыгы 240 кеше.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International