"Чүпрәле РҮХ" ДАССУда яшь белгеч Диана Иванова эшкә урнашкан. Диана Борисовна 2022 елда "Ульяновск фармацевтика көллиятен" тәмамлаган, "фельдшер" белгечлеге алган. Укуларын тәмамлаганнан соң,"Земский фельдшер" программасы кысаларында "Чүпрәле РҮХ"ДАССУның Иске Уби ФАПының фельдшер-акушерлык пункты мөдире вазыйфасына эшкә килгән.
- Диана, нигә фельдшер булырга, тормышыгызны медицина белән бәйләргә булдыгыз?
- Кечкенәдән кешеләргә ярдәм итү теләге зур иде. Әнием моңа тәэсир итте. Ул табиб булуымны бик теләде.
- Фельдшер эше авырмы?
- Эше күп, әмма минем эш теләге зур. Хәзер халык белән танышу бара, пациентлар бик яхшы, бу ышаныч бирә. Кешеләргә булышсаң, аңлыйсың, үз әһәмиятеңне тоясың. Минем бурыч - яраткан эшемне ышаныч, җаваплылык һәм кешеләргә хөрмәт белән башкара белү.
- Сез район халкына нәрсә киңәш итәр идегез?
-Беренче чиратта, сәламәтлекне саклагыз. Икенчедән, киләчәккә ышаныгыз, максатка омтылыш уңышка китерә.
«Земский фельдшер» программасы «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла.