Алабуга район үзәк хастаханәсе белгече Елена Шәрифуллина планлаштырылган йөклелеккә кадәр тикшерүне үтүнең мөһимлеге турында аңлатты.
Елена Шәрифуллина Алабугада хатын-кызлар консультациясе акушеркасы булып 30 елдан артык эшли, 1996 елдан ул гаиләне планлаштыру кабинетында ата-аналарга консультация бирә.
Елена Анатольевна гаиләне планлаштыруның беренче этабы - булучак ата-аналарның балага узуга кадәр медицина тикшерүен үтүнең кирәклеге турында сөйләде. Ир-ат һәм хатын-кыз үләрен яхшы хис итсәләр дә, яшерен авырулар, инфекция булырга мөмкин. Алар сабыйның сәламәтлегендә чагылыш табарга мөмкин.
Гаиләне планлаштыру кабинетында акушерка һәм психолог яшәү рәвешен үзгәртү, туклану, витаминнар кабул итү буенча киңәшләр бирә. Белгечләр кайсы табибларда тикшерү узарга кирәк, диләр.
"Балага узганчы тикшеренү - бу иң акыллы адым! Әгәр элек балалар ешрак "болай килеп чыкты" принцибы буенча туса, хәзер алабугалылар арасында аңлы ата-аналарның елдан-ел арта баруы сөендерә", – дип билгеләп үтте Елена Шәрифуллина.
Акушер һәм психологның шәхси консультацияләре көн саен хатын-кызлар консультациясенең гаиләне планлаштыру кабинетында (бала тудыру йорты бинасы, 1 нче кат) үткәрелә. Алдан 8 (85557) 3-06-70 телефоны буенча язылырга мөмкин.