2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» узачак.
Бу Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында сәламәтлек мәсьәләләренә багышланган дүртенче «кайнар линия». Бу юлы ул хатын-кыз, гаилә тормышының иң әһәмиятле һәм мөһим чорларының берсенә багышлана.
Йөклелек чорында хатын-кызларга медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелүе, шул исәптән тикшерүләрнең һәм периодик карауларның нинди төрләре үткәрелүе, планлы медицина ярдәме күрсәтүнең этаплылыгын билгеләү критерийлары һәм йөкле хатын-кызларның акушерлык стационарларына җибәрүләре турында һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия» буенча 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.
Шулай ук мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсенә 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm .