Балтач районының Борнак авылында модульле ФАПны монтажлау тәмамланган. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча гамәлгә ашырылды.
Хәзерге вакытта фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы өчен медицина җиһазлары кайтартылган.
Борнак ФАПы 461 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 17 яшькә кадәрге балалар – 66, эшкә яраклы халык – 252, пенсионерлар – 143 кеше.
Борнак фельдшер-акушерлык пункты мөдире, 36 еллык эш тәҗрибәсе булган Зыятдинова Нурзидә Салих кызы.
Яңа бина авыл халкына беренчел ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.