Казанда Оренбург трактындагы "Россия – минем тарих " тарихи паркында «Вируслар белән тормыш» мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Керү - бушлай.
Күргәзмәне карап, Татарстанның баш эпидемиологы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов «Татар-информ»га интервью бирде. Ул Татарстан халкы вируслар турында онытты, дип саный. "2021 ел - шул ук, җәйге чор, кемдер ялларда, кемнәрдер кайта, әмма авыруларның артуы турында оныталар. Ул быел да булачак, чөнки Ввирус юкка чыкмады, яңа үзлекләр өстәлде", – дип уртаклашты Лопушов.
Эпидемиолог сүзләренчә, яңа "кентавр" - ул "омикрон" төре. Ул бик зарарлы.
Табиб халыкны чираттагы тапкыр кабат вакцинация үтәргә чакырды, чөнки бүген Татарстанда күмәк иммунитет 80% тан 6% ка кадәр җитте.
"Кайберәүләр нигәдер QR-кодлы вакцинация турындагы сертификатка карый, ә анда ул бер ел гамәлдә дип язылган. Кызганыч, коронавирус сертификатка карамый. Барлык фәнни мәгълүматлар ревакциациянең һәр алты ай саен үткәрелергә тиешлеген күрсәтә", - дип искәртте Дмитрий Лопушов.
Прививкалардан баш тарту авырулар санының артуына китерәчәк. Табиб вакцинацияне соң буганчы үтәргә чакырды. Республиканың медицина учреждениеләрендә вакциналар җитәрлек күләмдә бар.
Дмитрий Лопушов "кентавр" турында