Казанга республиканың медицина оешмаларының матбугат секретарьлары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль медиа белән эшләү өчен җаваплылар да килде. Алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган укулар үткәрелде. Медиа эшендә заманча трендлар, редакцияләр эше, комментарийларга, хәвеф-хәтәрләргә җавап кайтару турында сөйләштеләр, спикерлар һәм инфорповод белән эшләү турында фикер алыштылар.
Семинарда катнашучылар өчен «Риск-менеджмент» уены үткәрелде, анда катнашучылар командаларга бүленделәр һәм реаль вакыт режимында керә торган мәгълүматлардан чыгып, гамәлләр планын төзеделәр.