Аксубай районында күчмә медицина консультацияләре

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов Яңа Дума фельдшер-акушерлык пунктында гражданнарны кабул итте. Табибка 23 кеше мөрәҗәгать итте, алар карап тикшерелде, консультацияләр бирелде.

"Аксубай РҮХ" ДАССУ баш табибы аз хәрәкәтләнүче пациентларны карау, урында базислы терапияне коррекцияләү, кирәк булганда пациентларны планлы госпитализацияләүгә җибәрү максаты белән районның торак пунктларына бара. Мондый күчмә кабул итүләр атнага бер тапкыр билгеләнгән график буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International