Участок терапевты пациентны кабул итү вакытында аның гомерен саклап калды

2022 елның 29 июле, җомга

72 яшьлек Галина Ивановна Тарасованы йөрәк турысында авыртулар борчый. Ул үзенең участок терапевты Сабир Алмаз улы Хәмитов янына кабул итүгә языла. Кабул итү вакытында табиб пациентканы тикшеренүләр үткәрү өчен ЭКГ кабинетына кичекмәстән җибәрү турында карар кабул итә. Клиниканы һәм ЭКГ нәтиҗәләрен исәпкә алып, Сабир Алмазович ашыгыч рәвештә сырхауханәгә ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртып, инфаркт алды халәтенә диагноз куелган пациентканы ТКҮРКХнең кичектергесез кардиология бүлегенә җибәрә. Кардиология бүлегендә Галина Ивановнага коронар артериягә стент кую белән коронография уздырдылар. Хәзер пациентка үзенең икенче туган көнен билгеләп үтә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь табиб Сабир Алмаз улы сырхауханәдә ярты ел гына эшли, ләкин үзен тәҗрибәле белгеч буларак күрсәтте, ул ашыгыч ситуациядә дөрес карар кабул итәргә әзер булды.

Ашыгыч ярдәм бригадасы Галина Ивановнаны тәҗрибәле кардиолог Евгения Вячеславовна Черкунованың ышанычлы кулларына тапшырды.

«Пациент, чыннан да, инфаркт алды хәлендә иде, ул ашыгыч операциягә мохтаҗ иде. Участок терапевтының тәвәккәл гамәлләре аркасында пациентны коткардылар. Пациент авырту сизеп тә, табибка озак вакыт мөрәҗәгать итмәве начар. Коронарография вакытында тәҗрибәле рентгенохирург Азат Хәлиуллин атеросклеротик бляшканы коронар артериядә күргән. Азат Динарович кан тамырына стент куеп, кан йөрешен тергезде", - дип сөйләде Е.Черкунова.

Хәзер Галина Ивановна үзен яхшы хис итә, дачада эшли, әмма пациентка әйтүенчә, ул авыр эшләргә керешми, үзенә карата сакчылрак карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International