Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү: сатып алынган транспорт медицина ярдәме күрсәтү тизлеген арттырырга мөмкинлек бирә

2022 елның 29 июле, җомга

Быел җәй Чүпрәле район үзәк хастаханәсенә 2 яңа автомобиль кайтарылган. Машиналар «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

"Чүпрәле РҮХ" ДАССУ баш табибы Шиһабетдинов Илмас Илялович: «Ике машина йөртүче эшкә урнаштырылды. Бер автомобиль район үзәк хастаханәсе поликлиникасына, икенчесе Кече Чынлы авылындагы ФАПка беркетелгән. ФАП 1300 авыл кешесенә хезмәт күрсәтә, шуңа күрә машина бик урынлы. Автомобиль булуы халыкка медицина ярдәме күрсәтүне тизләтергә мөмкинлек бирә. Участок табибы Мөхәммәтҗанов Равил Арун улы көн саен машина белән халык чакыруларына чыга».

Шулай ук машиналар биологик материаллар, тикшеренүләр һәм дару препаратлары ташу өчен каралган.

Автомобильләр белән тәэмин итү - сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча масштаблы программаның бер өлеше генә, бу программа Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.

Программа буенча быел ТР медицина учреждениеләренә барлыгы 17 «Лада Ларгус»автомобиле сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International