Алабугада балалар поликлиникасы бинасын ремонтлыйлар. Эшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан финанслана. Моннан тыш, район үзәк хастаханәсе "Татнефть" грантлары конкурсында отты.
«Алабуга 24» телеканалына биргән интервьюсында Алабуга РҮХ баш табибы Рамил Сәфәров сүзләренә караганда, ремонт барышында, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, пациентлар һәм медицина персоналы өчен уңайлы температура шартлары тудырылачак. Капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасы бинасының тышкы күренеше дә яхшырачак.
Якындагы ике елда Алабуга РҮХнең башка биналарына, шул исәптән стационар, терапевт корпусына, бала табу йортына, йогышлы авырулар бүлегенә ремонт ясау планлаштырыла.