РФ баш неонатологы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Казанда сабыйларны дәвалау тенденцияләре турында фикер алышты

2022 елның 29 июле, җомга

Казанда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неонатологы, Санкт-Петербург дәүләт медицина педиатрия университеты ректоры Дмитрий Иванов катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә республика хастаханәләренең баш табиблары һәм кунаклар балаларда авыруларны дәвалауда клиник очраклар һәм яңа тенденцияләр турында фикер алышты.

Санкт-Петербург педиатрия университетының әйдәүче экспертлары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко йөкләмәсе буенча Татарстан башкаласына килде.

Сәфәрнең максаты - Татарстанда яңа туган сабыйларга һәм бала табучы әниләргә ярдәмнең ни дәрәҗәдә күрсәтелүен бәяләү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International