Казанда халыкка офтальмология ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенә м.ф.д., проф. Надежда Поздеева җитәкчелегендә РФ ССМ "академик С. Н. Федоров исемендәге Күз микрохирургиясе Тармакара фәнни-техник комплексы" ФДБУ милли тикшеренү үзәгенең Чабаксар филиалы делегациясе килеп китте.

Офтальмология ярдәме күрсәтү, койка фонды, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышынды, клиника эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Кураторлар үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча хастаханәнең эшчәнлеге уңай бәяләнде, оештыру буенча тәкъдимнәре кертелде.

Визит барышында ТР сәламәтлек саклау министрлыгында киңәшмә булды, киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Гөлнара Гайфуллина, югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлеге башлыгы Николай Илюхин катнашты.

Киңәшмә барышында федераль учреждение вәкилләре Татарстан Республикасы офтальмология хезмәтенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, эшлекле хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International