Күп йөрергә – озак яшәргә: хәрәкәттә – бәракәт

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

1 нче августтан 10 нчы августка кадәр Татарстан Республикасында физкультурачылар көненә туры китерелгән «уртача хәрәкәт активлыгының әһәмияте турында» профилактик ункөнлек уза.

Шуның белән бәйле рәвештә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хәрәкәт активлыгының әһәмияте турында сөйли.

Даими физик активлык йөрәк авырулары, инсульт, диабет һәм яман шешнең кайбер төрләре кебек йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга ярдәм итә. Ул шулай ук гипертония үсешен, тазармауны булдырмый калуга йогынты ясый.

Йөрүнең дәвалау хәрәкәте маршрутның озынлыгына, хәрәкәт тизлегенә, урынның характерына, маршрутта ял итүгә һәм аның нинди хисләр белән йөрүгә бәйле.

Йөрүне дәвалау-тренировка максатыннан башлау сезнең өчен гадәти булган хәрәкәт тизлегеннән һәм авыру симтомнары исәпкә алып, армаслык араны сайлап башларга кирәк. Йокыдан торгач, ашау алданнан йөрү хәерлерәк.

Йоклар алдыннан йөрүләр тыныч, 15-20 минут дәвамында булырга тиеш. Ераклыкны әкренләп, хәлегезгә карап, көн саен 20-100 метрга арттырыгыз.

Кулларны аска төшереп яисә арка артына куеп, төз йөрегез, аякны үкчәдән табан очына күчереп, дөрес йөрергә тырышыгызш.

Иң мөһиме йөргәндә дөрес сулагыз, борын белән сулагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International