2022 елның 1 августында 27 яшендә яшь һәм сәләтле табиб Шәяхмәтова Сиринә Әнвәр кызының фаҗигале төстә гомере өзелгән. Участок табиб-терапевты вазыйфасында озак эшләмәвенә карамастан, Сиринә Әнвәр кызы пациентларда һәм коллегаларында ярдәмчел, белемле белгеч, югары мораль принциплары булган шат күңелле кеше буларак истә калыр.
Ул даими һөнәри камилләшүгә, яңа белемнәр алуга омтылышы белән аерылып торды, ординатураны тәмамлаганнан соң табиб-фтизиатр булып эшләргә планлаштырды.
Сиринә Әнвәр кызы вафат булу сәбәпле, Нурлат район хастаханәсе коллективы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Җирләү 2 августта 13.00 сәгатьтә Нурлат районының Чулпан авылында була.