Ел саен 1-7 августта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән «Бөтендөнья имезү атналыгы» үткәрелә. Бу акцияне дөньяның 170 дән артык илендә хуплыйлар.
"Мамадыш РҮХ" ДАССУ табиб - педиатрлары да имезүне саклау ягында.
Участок табиб-педиатры Гәрәева Гөлназ Илшат кызы һәр яшь әнигә имезүнең файдасын, бала өчен күкрәк сөтенең мөһимлеген аңлата.
- Барыннан да бигрәк, бу уникаль аксым составы. Хатын-кызлар сөтендә 70кә якын фермент бар, бу матдәләрнең нормаль алмашуына һәм күкрәк сөтен үзләштерүенә ярдәм итә.