1 августтан Балтач районында Республика клиник хастаханәсе мобиль сырхауханәсенең еллык күчмә эше башланды.
Мобиль поликлиникада 6 кабинет бар, аларда кардиолог, невролог, эндокринолог, офтальмолог, онколог, гинеколог, ревматолог кабул итә. Лаборатория тикшеренүләре һәм УЗИ кабинеты каралган.
Мобиль комплекс 5 атна дәвамында районның биш торак пунктында эшләячәк.
Тәгәрмәчле поликлиникалар эше «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Демография» илкүләм проекты «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәкара проекты кысаларында тормышка ашырыла.