Зәй район үзәк хастаханәсенең Яңа ФАПында бинаның эчке бизәкләү эшләренә керештеләр. Модульле медпункт «Сәламәтлек саклау» милли проектына керүче «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча искесен алыштырды.
Бинада кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, прививкалар ясау бүлмәсе, көтү урыны, санузел һәм хезмәт бүлмәләре булачак.
Хәзерге вакытта медпункт авыл советы кабинетында урнашкан.
Медпунктка 380 кеше беркетелгән. Тиздән алар заманча шартларда планлы һәм ашыгыч беренчел медицина ярдәмен ала алачаклар.