Вируслы гепатитлар-төрле гаиләләргә караган гепатотроп вируслары аркасында килеп чыккан йогышлы бавыр авырулары төркеме. Гепатитны китереп чыгаручылар-5 төп вирус (A, B, C, D, E). Россиядә дә, бөтен дөньяда да хроник В һәм С гепатитлары сәламәтлек өчен иң зур проблема булып тора.
Соңгы елларда Россиядә В һәм С хроник гепатиты белән авыручылар саны кимеде, шуңа да карамастан, бу проблема актуаль булып кала. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2021 елда РФ субъектларында вируслы В һәм С гепатитлары булган 882 922 пациент диспансер исәбендә тора.
БСО мәгълүматлары буенча, ел саен бу инфекциядән 1 млн.100 мең кеше үлә. Хәер, бу үлемнәрне кисәтеп була: С вируслы гепатитны дәвалап була, ә вируслы гепатиттан вакцина ярдәмендә үзеңне сакларга мөмкин.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе пациентларын профильле дәвалау белән йогышлы авыручы табиб, 3 бүлек мөдире Гыйздуллина Фирзия Нурислам кызы шөгыльләнә.