Халыкка уңайлы булсын өчен прививка пункты Южный сәүдә үзәгендә ачылачак. Монда Спутник V вакцинасының 1 һәм 2 компоненты ясалачак.
Үзең белән паспорт, ММИ полисы, СНИЛС булырга тиеш.
Вакцинацияләү пункты көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.
Вакцинация ике этапта уздырыла, аларның һәркайсында кешегә иммунитетны формалаштыру өчен кирәкле ике төрле вакцина кертелә. Прививкалар арасында интервал 21 көн тәшкил итә.
Вакцинация турында сертификат алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булырга тиеш.
Табиблар прививканы август аенда, эпидемия сезоны башланганчы ясарга чакыра.