Әлмәт эпидемиологы туберкулезны профилактикалау турында сөйләде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Туберкулезны кисәтү турында Әлмәт район үәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Ксения Ершова сөйләде.

Танылган Алман табибы һәм микробиологы Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микобактериумны яки Кох таякчыгын ачуга быел 140 ел була..

Ел саен Россиядә 120 000 кеше авырый.

Бу бактерия кешедән кешегә бер тамчы селәгәй яки төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшкәндә яки җырлаганда күчә. Туберкулезны тыгыз контактта гына түгел, ә туберкулез белән авыручы булган ябык пространствода да йоктырырга була, мәсәлән, транспортта яки кибеттә.

Туберкулезның актив формасы булган бер авыру елына 10-15 кешене зарарлый.
Туберкулез, гадәттә, үпкәләрне зарарлый, сирәгрәк – башка органнарга һәм системаларга кагыла.

Ангина һәм башка салкын тию авырулары белән авыручы, хроник авырулар, әйтик, шикәр авыруы, иммун системасы зәгыйфь булган кешеләрдә, көчле нерв тетрәнүен кичергән кешеләрдә, ВИЧ-инфекцияле, өлкән гражданнарда, балаларда, йөкле хатын-кызларда зарарлану куркынычы аеруча зур.

Беренче симптомнар булып озакка сузылган ютәл, күкрәк турысында авырту, ябыгу, төннәрен тирләү, гомуми хәлсезлек тора.

Даими рәвештә профилактика тикшерүен - флюорография узарга кирәк.
Авыру иртә диагностикаланса һәм табибның барлык күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәлсә, туберкулезны дәвалап була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International