"Безнең гаиләдә барыбызның да чаңгылары бар": Алабуга хастаханәсе белгече сәламәтлекне ныгыту киңәшләрен бирде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

6 августта Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Алабуга РҮХнең дәвалау гимнастикасы кабинеты методисты Нурия Гыйльманова сәламәтлекне ныгытырга теләүчеләргә киңәшләр бирде.

Нурия Галимҗановна Алабуга сырхауханәсендә 30 елдан артык дәвалау-сәламәтләндерү дәресләрен алып бара. Дәвалау физкультурасы кабинеты алабугалыларны көн саен кабул итә. Пациентларны монда терапевт яки тар белгеч җибәрә.

Сәламәтлекне ныгытуга килгәндә, Нурия Гыйльманова чамалы хәрәкәт активлыгының файдасына игътибар итте. Шулай, табиблар тарафыннан тәкъдим ителгән җәяү йөрү урынына кешеләр еш кына транспорт белән баруны өстен күрә.

"Циклик йөкләнешнең теләсә кайсы төре – җәяү йөрү, шул исәптән скандинавия йөрүе, йөзү, чаңгы – болар барысы да мускулларның, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы тәэсир итә. Физик йөкләнешнең мондый төрләре организмның гомуми ныгуына ярдәм итә.

Шәхсән үзем йөзүгә бик уңай карыйм. Бу иртәнге, сәламәтләндерү яки дәвалау гимнастика бик яхшы өстәмә", - дип саный белгеч.

Нурия Гыйльманова үзе чаңгы спортына өстенлек бирә, балаларында да бу спортка мәхәббәт тәрбияләгән. "Безнең гаиләдә барыбызның да чаңгылары бар, без барыбыз да шуабыз», – ди ДФК методисты.

Билгеләп үтик, Алабуга РҮХдә берничә дәвалау һәм сәламәтләндерү физкультурасы кабинеты бар, шул исәптән балалар һәм булачак әниләр өчен мондый кабинетлар эшли. Әмма табиб әйтүен көтмичә, көн тәртибенә спорт дәресләрен яки көндәлек җәяү йөрүне кертергә кирәк, уртача хәрәкәт активлыгы да сизелерлек файда китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International