Әлмәт Медсанчастендә нейрохирургия бүлеге ачылды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә 1 августта Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районында беренче нейрохирургия бүлеге ачылды.

Нейрохирургия хезмәте 1975 елдан бүгенге көнгә кадәр травматология бүлеге составына кергән, чөнки башлыча төп бурыч- катнаш травмалары, шул исәптән баш миенә һәм умырткалыкка нисбәтле травмалар  булган пациентларга ярдәм күрсәтү иде.

Медсанчастьтә нейрохирургиягә нигез салучы - безнең якның легендар шәхесе Турханова Марвәрит Вафин кызы, 1959-1977 елларда ул оешманы җитәкләүне медицина практикасы белән бергә алып барды. Аннан соң аның эшен 1999 елга кадәр Медсанчастьтә эшләгән нейрохирург Сабаев Николай Якимович дәвам итте.

Медсанчастьнең нейрохирурглары һәрвакыт югары профессиональлек, максатчанлык, прогрессивлык һәм иң мөһиме –кешеләргә ярдәм итү теләге белән аерылып торды. Елдан-ел оператив тыкшынулар исемлеге киңәйде, ә Татнефть компаниясенең җентекле игътибары һәм аның һәрьяклы ярдәме белән нейрохирургия юнәлешен җиһазлау югары дәрәҗәгә иреште.
Бүлекнең җитәкчесе итеп югары квалификацияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты, Илдус Рафис улы Мостафин билгеләнде. Бүлек 20 койкага исәпләнгән. Биредә шулай ук 3 табиб-нейрохирург эшли: м. ф. к. Сәгъдиев Р. Р., Мөбарәков Р. Б., Янгиров Ю. М.

Бүлек якын-тирә районнарда: Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнарында махсуслаштырылган ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтү буенча районара үзәк булып тора. Ел саен Медсанчастьтә ел саен баш һәм арка миендә һәм умыртка баганасының төрле бүлекләренә 350 гә якын операция ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International