Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь ФАПында эчке бизәкләү эшләренә керештеләр

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының каркасы әзер. Яңа медицина объекты төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Яңа пункт барлык заманча стандартларны исәпкә алып төзелә. Хәзерге вакытта объектта бинаның каркасын, сэндвич-панельләрдән диварларны төзү эшләре башкарылган, түбәне ябу тәмамланган, пластик тәрәзәләр куелган, алда бизәү эшләре - диварларны һәм түшәмнәрне буяу, идәнне тышлау планлаштырылган. Шулай ук белгечләр пандус урнаштырачаклар һәм ФАП янындагы территорияне тулысынча төзекләндерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International