Күзләрнең аруын кисәтү турында "Мамадыш РҮХ" ДАССУ табиб-офтальмологы Костина Марина Сергеевна сөйләде.
Эш урынын оештыру. Дөрес яктыртуны, башны авыштыруны, күрү эшләре вакытында кул һәм арканың торышын күзәтеп торырга, эш өслегендә яктылык шәүләләре булмавына ирешергә кирәк.
Мониторны көйләү. Монитор яктылыгы гомуми фонда кискен аерылып тормаслык итеп көйләргә кирәк.
Караңгыда, гомуми яктыртылык булмаганда, компьютер, смартфоннар, телефоннар һ.б. электрон мәгълүмат йөртүчеләр белән эшләмәскә киңәш ителә.
Күзәтү эше режимы. 45 минут саен тәнәфесләр ясап алыгыз.
Күзләр, муен турысында кан әйләнешен торгызучы гади күнегүләр ясагыз.
Әгәр сез начар күрәсез икән, офтальмологка мөрәҗәгать итегез.