Арча үзәк район хастаханәсенең Яңа Үрнәк фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Арча муниципаль районының Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә. ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Медицина пунктын 2022 елның апрелендә төзи башладылар. Бүгенге көндә төзү-монтаж һәм бизәү эшләре тәмамланган. Барлык кирәкле җиһазлар монтажланган һәм урнаштырылган. Инженерлык коммуникацияләрен тоташтыру бара. Лицензия алганнан соң ФАП үз эшен башлаячак.

Арча үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Илшат улы Идрисов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ФАП узган гасырның 80нче елларында төзелгән агач бинада урнашкан. Фельдшер-акушерлык пункты 1000нән артык кеше яшәгән дүрт авыл халкына хезмәт күрсәтә.

27 июльдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Арча фельдшер-акушерлык пунктында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International