Актаныш РҮХ сырхауханәсендә яңа рентген маммография аппаратында тикшерү үткәрә башладылар. Әлеге медицина җиһазы «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына сатып алынган.
Цифрлы маммограф искергән пленка җиһазлары урынына алынды. Маммограф 28 июльдә куелган. Көнгә 20-25 хатын-кыз, бер атна эчендә - 100-125 хатын-кыз тикшерү узарга мөмкин.
Маммография аппараты төгәл диагноз кую һәм яман шешнең иртә стадияләрен ачыклау өчен кирәк.
- Аппарат югары җитештерүчәнлеккә ия, бу скрининг тикшеренүләрен үткәрү тизлегендә уңай чагылыш табачак, - дип ассызыклады хастаханәнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рөстәм Азат улы Мөгтазиров.