Бүген, 13 августта Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә.
Сарман муниципаль районы башлыгы медицина хезмәткәрләренең спортны пропагандалау һәм үстерү эшенә керткән өлешен югары бәяләде. Физкультурачылар Көненә багышланган чарада табиб-стоматолог-терапевт Сабиров Раян Галимович, педиатрия участогының шәфкать туташы Зарипова Алсу Мөҗәһит кызы, кичектергесез ярдәм кабинеты фельдшеры Хәбибуллин Фәрит Миннәяр улы һәм теш техникасы Солтанов Назиф Нәҗип улы районның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр.