Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Марина Пляшкова белдерүенчә, алкоголь куллануга бәйле синдром буенча 535 Алабуга кешесе исәптә тора, 170 пациент алкогольне зарарлы куллану буенча. Нигездә, бу-30 яшьтән 49 яшькә кадәрге эш яшендәге кешеләр. Кызганычка каршы, наркоманиядән интегүче хатын-кызлар саны арта, дип билгеләп үтә нарколог.
Бу проблеманы хәл итү өчен үзәк район хастаханәсе агарту эшләре алып бара , АМР башкарма комитеты җитәкчесе каршында алкогольнең законсыз әйләнешен кисәтү комиссиясе эшли, Эчке эшләр министрлыгы актив эшли.