Үзәк вәкилләре клиниканың эшчәнлеге белән танышу, сыйфат менеджменты системасын кертү тәҗрибәсен өйрәнү, медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча милли таләпләргә туры килүгә сертификациягә әзерләнү максатыннан Балалар Республика клиник хастаханәсенә килделәр.
Медицина часте буенча баш табиб урынбасары Лилия Басанова кунакларга БРКХнең барлык бүлекчәләре, БРКХдә медицина эшчәнлеге сыйфатын һәм иминлеген менеджментлау системасының эш принциплары һәм идарә итү турында сөйләде.