Аксубай район хастаханәсендә яңа рентген аппаратын монтажлау тәмамланды. Рентген диагностик цифрлы «Ренекс - РЦ» комплексы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган.