Ютазы районының Урыссу үзәк хастаханәсендә күптөрле детекторлы рентген спираль компьютер томографын урнаштырачаклар. Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды. Подрядчы оешма эшкә кереште, эшчеләр демонтаж эшләре алып бардылар. Хәзер КТ аппарат астына идән салу һәм ныгыту бара. Радиодан саклаучы пыяла китерелер дип көтелә.