2013 Универсиадада «Кызыл тасма белән бер көн» дигән акция

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Казанда 2013 елның  XXVII Бөтен дөнья җәйге универсиаданы хәзерләу һәм уздыру чикләрендә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр,  универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикалау кампаниясе уза.

10 июль, Казан, Россия – универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикасына багышлаган «Кызыл тасма белән бер көн» 10 июльдә Казанда узачак. Көннең программасына 2013 елның Универсиданың спорт объектларындагы волонтерлар өчен информация сессияләре кертелгән. Сессияләрдә 8000 кеше катнашачак.

Волонтерлар һәм спортчылар «Уеннар сәламәтлек хакына. Уеннар яшәү хакына.»  –«Games for health. Games for life.» проектның чикләрендә эшләнгән информацион һәм профилактикалау мәгълүматлар, а шулай ук СПИД белән көрәш символы – кызыл тасмалар алачаклар. Бу көнне һәр теләүче 2013 Универсиадада катнашучы ВИЧ эпидемиясе белән кагылган кешеләргә үз солидарлыгын, кызыл тасманы беркетеп, белдерә ала.

«Уеннар сәламәтлек хакына. Уеннар яшәү хакына.»  проектын Казандагы коммерциясыз «Яңа гасыр»оешмасы һәм «Республика ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшу һәм профилактикалау үзәге» ДАССОсы белән башлап җибәрелгән. Ул проект «Казан 2013» Универсиаданың Башкарма дирекциясе һәм ВИЧ/СПИД буенча Берләшкән милләтләр оешмасының Берләшкән программасының Региональ офисы (ЮНЭЙДС) белән хупланган.

2013 елның 10 июлендә 11 сәгаттә 2013 Универсиада Дирекциясенең төп пресс-үзәгендә «Кызыл тасма белән бер көн» акциясын оештыручылары белән пресс-конференция була, анда кунаклар – «Кызыл тасма» халыкара яшьләр оешмасының хәбәрчеләре катнашалар.

2013 Универсиада өчен проект чикләрендә «ВИЧ һәм СПИДка каршы бергә»дигән спорт берләшмәсенең рус телендә белешмәлек бастыралган һәм Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Анда шулай ук Татарстан Республикасының министрлары һәм атаклы спортчылар – Универсиада илчеләренең – мөрәҗәгәть итүләре кергән.

2013 Универсиада мәйдәнчыгында ВИЧны профилактикалау проектын реализацияләштерү вакытында алынган тәҗрибә белән  киләчәктәге Россиядә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында зур халыкара чараларны уздыруында кулланырга мөмкин була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International