Габитова Нина Ивановна-Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең 1 бүлеге санитаркасы. 16 яшендә ул йогышлы авырулар хастаханәсенә эшкә керә. Быел медицина аның тормышына кергәнгә 54 ел була.
"Мин гомерем буе йогышлы авырулар хастаханәсендә эшлим. Әлеге һөнәрне сайлауымнан бик канәгать. Мин аны яратам,"- дип сөйли Нина Ивановна.