Клод-Луи Галльен хатыны белән Универсиада Авылына килде. Ул Халыкара мәгълүмат үзәген (ХМҮ) карады һәм фитнес-залына кереп чыкты. Халыкара студентлар спорт федерациясе башлыгы Универсиада Авылы территориясендә урнашкан «Heart House»га ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатуында барган. Анда ул үзенең йөрәк хәлен тикшергән. Смотр кабинетыннан чыккач Галльен әфәнде: «Йөрәк тәртиптә! Бөтенесе дә әйбәт!» – дип әйткән. FISU президенты тикшерү белән кәнәгать булып калды, ә «Heart House»ны үзен файдалы һәм кызыклы яңалык дип атады. Атаклы пациент Үзәк хезмәтчеләренә рәхмәтен белдерде.
ХМҮ буенча экскурсия дәвам итте. FISU делегациясе рәсемнәр галереясендә рәссәм Константин Васильев иҗаты белән танышты, информацион мәйданчыкларына кереп чыкты. Галльен әфәнде ХМҮдә урнашкан ФИСУ офисын карап чыктын, эш барышы белән кызыксынды һәм Универсиада турында тәэсирләре белән уртаклашты.
«Үз йорәгезне тикшерегез» дигән акция – ул түләүсез теләсә кайсы дәнья почмакларыннан 17 яшьтән 28 яшькә кадәрге спортчыларга йорәк-кан системасының торышын тикшерүен узарга мөмкинлек бирә. Ул тикшерүгә артериаль басымның күләмен үлчәү, электрокардиография һәм ЭХО-кардиоскопия керәләр һәм ярышлар алдыннан ук мөмкин булган авыруларны табарга булышалар.